Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда этноавыл барлыкка киләчәк

Татарстанда мөселманнар өчен этноавыл барлыкка киләчәк.ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте якын арада яңа авылга күченеп утырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башларга ниятли. Бу хакта имамнар җыел...

Татарстанда мөселманнар өчен этноавыл барлыкка киләчәк.
ТР Мөселманнарының Диния нәзарәте якын арада яңа авылга күченеп утырырга теләүчеләрдән гаризалар кабул итә башларга ниятли. Бу хакта имамнар җыелышында ТР мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов хәбәр итте, дип яза «Бизнес Online».
Анда урнашу өчен гариза бирүчедән үзенең торагын арендага биреп торудан баш тарту һәм шәригать кануннары буенча яшәү таләп ителәчәк. Торак комплекслары төзелеше өчен Питрәч һәм Лаеш районнарында территорияләр бүлеп биреләчәк. Авылда шулай ук мәдрәсә һәм мәчет төзергә җыеналар.
 
Фото:  KazanFirst

Комментарийлар