Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда эшләнгән майда антибиотик һәм эчәк таякчыклары табылган

Россия сыйфаты Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге белән берлектә илдә иң популяр 72,5 % майлылыгы булган ак майны тикшергәннәр.Белгечләр күпчелек россия маркалы майла...

Россия сыйфаты Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге һәм Россия кулланучылар күзәтчелеге белән берлектә илдә иң популяр 72,5 % майлылыгы булган ак майны тикшергәннәр.
Белгечләр күпчелек россия маркалы майларны карады. Рейтингта Татарстанда эшләнгән өч ак май да бар. Тикшерү нәтиҗәләре ведомствоның сайтында урнаштырылган.
fc77c0a2a4116061aeb06045eda80e5d
 
«Вкусняев» маркасы астында «Крестьянское» дип аталган ак май ("Алабуга Сөте" ААҖендә эшләнә)  4. 625 балл җыйган. Майда пестицидлар, авыр металлар, радионуклидлар табылмаган. Анда патоген микроорганизмнар да, шулай ук эчәк таякчыгы һәм алтынсу стафилоккок та юк. Продуктта чүпрә һәм күгәрек нормадан артмый. Майда консервантлар һәм буягыч матдәләр дә кулланылмаган. Шулай да анда стрептомицин антибиотигы эзләрен күргәннәр. Шулай ук продукт җылылыкка бирешмәүчнлек күрсәткечләре буенча Россия сыйфаты стандартлары таләпләренә туры килми. Кулланучы өчен бу ак майның бүлмә температурасында формасын яхшы сакламавы турында әйтә.
a6ca4b7779d94fa04f16ce62196a892a
Татарстаннан икенче товар - "ВАМИН" (Балтач май-сөт комбинаты) җитештергән «Крестьянское» мае 5.125 балл җыйган. Монда да белгечләр  пестицид, авыр металл һәм радионуклидлар тапмаган, әмма антибиотик калдыкларын күргән. Балтач комбинаты мае җылылыкка бирешмәүчәнлек буенча таләпләргә туры килә, бүлмә температурасында ул ике сәгать буена да формасын яхшы саклый.
d5e01c3041df87e70726b41156f31c92
Ә менә Яшел Үзәндә эшләнгән «Очень важная корова»дип аталучы май 0 балл алган. Анда патоген микроорганизмнар һәм алтынсу стафилококк юк. Чүпрә һәм күгәрек нормадан артык түгел. Әмма әлеге майда эчәк таякчыклары табылган. Шулай ук май җылыда тиз эри, составында  антибиотик калдыклары бар.
Рейтинг 0 дән алып 5.5 кә кадәр шкалада төзелгән, 0 – иң түбән билге, 5.5 - иң югарысы.
 

Комментарийлар