Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Ел укытучысы» бәйгесен яңа модель буенча оештыралар

Татарстан «Ел укытучысы» бәйгесенең төбәк этабын үзгәртелгән модель буенча үткәрәчәк. Үзгәрешләр сынауларга гына түгел, жюри эшен оештыру һәм бәйгегә бәя бирү алымнарына да кагылачак.«Агымдагы уку елы...

Татарстан «Ел укытучысы» бәйгесенең төбәк этабын үзгәртелгән модель буенча үткәрәчәк. Үзгәрешләр сынауларга гына түгел, жюри эшен оештыру һәм бәйгегә бәя бирү алымнарына да кагылачак.
«Агымдагы уку елында Татарстан Республикасы бәйге чаралары исемлеге һәм жюри эшчәнлеге системасын оештыру буенча конкурсның яңа моделен сыналачак Россиядәге алты төбәкнең берсе булды. Республикада шулай ук конкурс чараларын бәяләүдәге яңа алымнарны да сынаячаклар», - диде Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179302/

Комментарийлар