Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда «Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул ителә

Татарстанда «Ел студенты» еллык премиясендә катнашу өчен гаризаларны оештыру комитетына 15 ноябрьгә кадәр тапшырып була. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлы...

Татарстанда «Ел студенты» еллык премиясендә катнашу өчен гаризаларны оештыру комитетына 15 ноябрьгә кадәр тапшырып була. Биредә теләге булган һәркем катнаша ала. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Татарстанда «Ел студенты» премиясенә гаризалар кабул ителә
«Ел студенты» премиясе 2019 елда югары нәтиҗәләр күрсәткән аерым студентларга яки студентлар коллективларына биреләчәк. Бәйге 18 номинациядә була. Төп номинация - «Ел студенты» Гран-прие, гадәттәгечә, студент тормышының барлык юнәлешләрендә уңышка ирешкән студентка биреләчәк.
Конкурсантлардан гаризалар 15 ноябрьгә кадәр studgrant.ru сайтында электрон рәвештә кабул ителә. 29 ноябрьгә кадәр экспертлар гаризаларга читтән торып бәя бирәчәк, ә 2 декабрьдән катнашучыларның ачык презентацияләре башланачак.
«Ел студенты» конкурсы 2020 елның 25 гыйнварында, Россия студентлары көнендә төгәлләнәчәк. Премиядә җиңүчеләрнең исемнәрен студентлар, оешма, предприятие һәм хакимият органнары җитәкчеләре катнашында узачак тантаналы чарада тәкъдим ителә, диелә хәбәрдә.
 
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/10/196699/

Комментарийлар