
Җинаять кылуда 22-30 яшьләр тирәсендәге ир-ат шикләнелә. Буе уртача озынлыкта (175 сантиметр чамасы), ябык гәүдәле ир-ат физик яктан нык үскән, диелә.
Үз корбаннары белән ул подъезд янында таныша, коммуналь хезмәттә эшлим дип таныштыра һәм газ яисә электр җиһазларын тикшерүне сәбәп итеп, фатирга керә. Шунда әби-карчыкларны үтереп, акча һәм зәркән бизәнү әйберләрен талап чыга.
Шуңа да Татарстан Эчке эшләр министрлыгы өлкән яшьтәге ялгыз туганнарны үзләрен генә калдырмаска, ялгыз гомер кичергән очракта шикле кешеләргә ишек ачмаска кисәтергә киңәш итә.
Комментарийлар