Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда дүрт боз кичүе бар. Аларның ябылу вакыты билгеле булды

Киләсе атнада Татарстанда дүрт боз кичүен ябарга җыеналар. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр ит...

Киләсе атнада Татарстанда дүрт боз кичүен ябарга җыеналар. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының кечкенә көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
 
Ул  Татарстанда Алабуга, Мамадыш, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнарында дүрт боз кичүе булуын билгеләп узды. Әлегә аларда боз калынлыгы 60 см булуын әйтте. “Әгәр боз кичүләрендә тигезсезлекләр, ярылган урыннар барлыкка килсә, хәрәкәт туктатылачак. Алар киләсе атнада ук ябылыр дип уйлыйм”, - дип белдерде Юрий Венедиктов.
Ул боз кичүләре ябылгач, “Бозга керү куркыныч” дигән кисәтү билгеләре куелачагын әйтте. “Казан, Яшел Үзән, Лаеш, Чистай, Яр Чаллы, Тукай, Кама Тамагы, Минзәлә районнарында сигез кизү-коткару посты оештырыла. Алар сулыкларда ул-бу була калса, вакытында ярдәм күрсәтергә тиеш булачак”, - диде белгеч.
Юрий Венедиктов Иделдә – М7 автомобиль күпере һәм Яшел Үзәндә тимер юл күпере янында ике ерганак пәйда булганын хәбәр итте. Ерганаклар барлыкка килсә дә, халык елгада балык тотуын дәвам итүен билгеләп узды. Моңа бәйле рәвештә, ул күпләп балык тоту буенча 88 урынны контрольдә тоту бурычы куелуын әйтте.
Татарстанда быел ташу көчле килә калса, 209 торак пунктка су басу куркынычы яный. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинетында язгы ташуга әзерлеккә багышланган брифингта Татарстан Республикасының Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко хәбәр итте.
Аның әйтүенчә, су басу ихтималы аерым районнарга гына түгел, Казан, Менделеевск, Алабуга районнарындагы торак пунктларга да кагыла. Һәр муниципаль районда, хуҗалыкларына язгы ташудан зыян килгән очракта, 25 меңнән артык кешене эвакуацияләү өчен шартлар әзер. Аларга вакытлыча урнаштыру өчен 206 пункт әзерләнгән. “Елына карап ул. Бер елны - бер торак пунктта, икенче елга башка җирлектә су басарга мөмкин. Бер үк вакытта бар җирдә дә була дигән сүз түгел. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, кешеләр хуҗалыкларыннан беркая китми, алар үз милке өчен курка, шуңа баш тарталар. Мин терлекне эвакуацияләгәнне генә хәтерлим. Минзәләдә булган иде берсендә көчле су басу, шунда күчереп тордык”, - дип белдерде Суржко.
Аның сүзләренчә, явым-төшем күп яуса да, эш карның күләмендә түгел, аның структурасында. “Кар тыгыз түгел, көпшәк, андагы су күләме кар азрак яуган еллардагыга якынча тәңгәл булырга мөмкин. Дөрес, елгаларда су күләме алдагы күп еллык уртача күрсәткечтән бераз гына югары. Әмма төнлә берникадәр салкын булып, көндез бераз гына җылы булса, бу ташу процессын тигезләштерәчәк. 2012 елдагы кебек булса гына куркыныч. Ул вакытта кисәк җылыткан иде, 20 градус җылы булып, төнлә явым-төшем яуды – менә ул очракта куркырлык урын бар. Әлмәттә ул елны су бик нык күтәрелгән иде”, - дип искәртте Николай Суржко.
 
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар