
Дару бәяләренең артуын даруханәләр җитештерүчеләргә авыштыра. Алар әйтүенчә, бәяне дару препараты җитештерүчеләр арттырган.
Бәяләргә килгәндә, терекөмешле медицина термометры бәясе ике тапкырга (55 %), бездә җитештерелгән анальгин – 49 %ка, аспирин – 23 %ка, валокордин – 58 %ка кыйммәтләнгән.
Даруныкы белән бергә медицина хезмәте бәяләре дә югары сикергән. Алдагы ел белән чагыштырганда, медицина хезмәте уртача 10 %ка кыйммәтләнгән. Данәләп сатуда тормыш өчен мөһим һәм аеруча кирәкле дару препаратларына, ә алар барлык даруларның өчтән берен тәшкил итә, өстәмә хак канун нигезендә 2010 елда ук билгеләнде һәм үзгәрмәде. Татарстанда ул 50 сумга кадәрге (җитештерүче бәясе) даруларга – 32 %, 50-500 сумлык препаратларга – 30 %, ә 500 сумнан кыйммәтлеләренә – 23,4 % тәшкил итә.
Комментарийлар