Татарстанда COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган беренче пациент вафат булган
Чаллы хастаханәсендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган 1950 елгы ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«Пациентны 13 ап...
Чаллы хастаханәсендә яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясе йоктырган 1950 елгы ир-ат вафат булган. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
![infekcionka](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2020/04/инфекционка.jpg)
«Пациентны 13 апрельдә Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсенә китергәннәр, 15 апрельдән ул «2нче шәһәр хастаханәсе» Дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә дәваланган. Аңа «Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе, авыр форма, ике яклы полисегментар пневмония» дигән диагноз куелган булган», - диде Галимова.
Ир-ат шулай ук йөрәк-кан тамыры системасы авыруыннан да интеккән, 23 апрельдә аны ИВЛ-аппаратына тоташтырганнар.
«Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Татарстанлыларны үзизоляция режимын үтәргә чакырабыз», - дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе.
Комментарийлар