Реклама
Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән алтынчы пациент вафат булды
Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән пациент үлеменең алтынчы очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.«Алабуга районында 1950 елда...
Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән пациент үлеменең алтынчы очрагы теркәлгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Алабуга районында 1950 елда туган кеше вафат булды. Ул Тукай районы хастаханәсенә 13 апрельдә салынган иде», — диде Галимова.
30 апрельдә пациент Чаллы шәһәренең 2нче хастаханәсенә күчерелгән. Аңарда катлауланган ике яклы полисегментар пневмония һәм Covid-19 коронавирус инфекциясенең авыр формасы була. Ир-атны ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Вафат булган кешедә хроник авыруларның авыр формалары күзәтелгән.
Татарстанда бер тәүлектә Covid-19 инфекциясенең 90 яңа очрагы расланды. Инфекция йоктыручыларның күбесе — 39 кеше Казанда яши, Чаллыда 18 авыру очрагы теркәлгән.
Комментарийлар