Татарстанда Covid-19 авыруының 90 яңа очрагы расланды
Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 90 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе генә читтән кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимо...
Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 90 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе генә читтән кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
![6348](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2020/05/6348.jpg)
«33 кеше хастаханәгә салынды, 57 кеше өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы күзәтелә», — диде Галимова.
30 яшьтән 50 яшькә кадәрле кешеләр аеруча күп — алар 40 кеше. Икенче урында — 60тан 70 яшькә кадәргеләр, бу яшь аралыгында 16 кеше чир йоктырган. Өченче урында 50дән 60 яшькә кадәрге кешеләр, бу яшь аралыгында 14 авыру теркәлгән.
Инфекция йоктыручыларның күбесе Казанда яши. Бу — 39 кеше. Чаллыда 18 авыру очрагы теркәлгән.
Covid-19 таралу чорында Татарстанда әлеге авыру 1761 кешедә расланган.
Комментарийлар