Татарстанда Covid-19 авыруының 75 яңа очрагы ачыкланды
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе генә читтән кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Л...
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 75 яңа очрагы ачыкланган, аларның икесе генә читтән кертелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«27 кеше хастаханәгә урнаштырылды, авыруның җиңел яки симптомсыз формасы булган 48 кеше өйдә дәвалана», — диде Галимова.
Авыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәр (24 кеше), икенче урында — 50дән 60ка кадәргеләр (16 кеше) булуы ачыкланган.
Чир йоктыручыларның күбесе Казанда (63), икенче урында — Апас районында (биш очрак) теркәлгән. Өченче урында - Биектау районы, анда Covid-19 авыруының өч очрагы расланган.
Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2475 кешедә авыру ачыкланган. Аларның 1452се савыккан, шул исәптән 151 кеше узган тәүлек эчендә терелгән.
Комментарийлар