Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда чүп яндыру заводы юл төзелешенә 44 млн сум акча тотылачак

Тиздән Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново авылында барлыкка киләчәк чүп яндыру заводы юл төзелешенә 44 миллион сум акча тотылачак. Тендер буенча заказ бирүче - РТ Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрл...

Тиздән Татарстанның Яшел Үзән районы Осиново авылында барлыкка киләчәк чүп яндыру заводы юл төзелешенә 44 миллион сум акча тотылачак. Тендер буенча заказ бирүче - РТ Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстанның юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе. Бу хакта Дәүләт сатып алулары сайтында хәбәр ителә.
«Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районында каты коммуналь калдыкларны термик зарарсызландыру буенча заводка (Россия, Татарстан Республикасы) автомобиль керү юлын төзү», — диелгән хәбәрдә.
Юл төзүдән тыш, эшчеләр юл кырыйларын ныгыту, газон, парковкалар урнаштыру, ясалма корылмалар кую, юл билгеләре урнаштыру, юл тамгалары ясау һәм агачлар утырту белән шөгыльләнергә тиеш булачаклар.
Заводка баручы 1,3 км озынлыктагы юл төзелешенә республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк. Эшләрне 2 декабрьгә кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

  • «Татар-информ» Россия Табигать күзәтчелеге Татарстанда чүп яндыру заводы төзелешен хуплавын хәбәр иткән иде. Заводны якынча 2019 елның җәендә төзи башлаячаклар. Булачак предприятиенең «ТР-Инвест» инвесторы («Ростех» дәүләт корпорациясенә керә) предприятиегә 28 млрд сум акча кертә.


https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/09/184211/

Комментарийлар