Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда буранның ничә көнгә сузылачагы билгеле булды (ФОТО)

Казанда 12 сәгать эчендә айлык явым-төшемнең 73 проценты яуган.Казанда тәүлек ярым дулаган буран КФУ метеостанциясенең 1875 елдан башланган тарихында рекорд куйды. Татарстан территориясендәге иң күп к...

Казанда 12 сәгать эчендә айлык явым-төшемнең 73 проценты яуган.
Казанда тәүлек ярым дулаган буран КФУ метеостанциясенең 1875 елдан башланган тарихында рекорд куйды. Татарстан территориясендәге иң күп кар Казанда яуган.
Метеостанция җитәкчесе Мәдинә Шәрәпова хәбәр иткәнчә, күзәтү тарихында мондый карлы еллар бармак белән генә санарлык булган.
1975 елның 30 мартында 22,5 мм явым-төшем, 1979 елның 5 гыйнварында тәүлек буе буран дулап, 20,5 мм явым-төшем төшкән. 1990 елның 18-20 февраль көннәренә сузылган өч көнлек буранда 39 мм кар төшүе күзәтелгән.
Ә 4 февральнең иртәнге 6 нан 5 февральгә кадәр 24,2 мм кар төшкән. Бу – метеостанция күзәтү тарихындагы абсолют рекорд.
Казанда 12 сәгать эчендә айлык явым-төшемнең 73 проценты яуган.
Татарстан гидрометеоүзәге алдагы биш көнгә дә буран булуы хакында искәртә
Бүген, 6 февральдә шулай ук күпчелек районнарда буран булуы ихтимал. Урыны-урыны белән җил. Һава температурасы – 2-7, төнлә 10 градуска кадәр салкын.
7-8 февраль көннәрендә урыны белән талгын гына кар ява. Температура төнлә -6-11 градус, көнбатышта – 16 градуска кадәр салкын.
Бу буран күрсәткән галәмәтләрнең фотолары социаль челтәрләрдә барлыкка килде.
xd47pxrl52i Фото: социаль челтәрләр
mmegnfhbxl8
lgcp1pxka7m
9mftprxwwi
 
 
http://intertat.tatar/

Комментарийлар