Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда буран, юеш кар һәм бозлавык көтелә

Татарстан территориясендә кыска вакытлы буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Машина йөртүчелә...



Татарстан территориясендә кыска вакытлы буран һәм көчле җил көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.





Җилнең тизлеге секундына 17-22 метрга кадәр җитәчәк. Машина йөртүчеләрне юлларда бозлавык барлыкка килү турында кисәтәләр. Көньяк һәм көнчыгыш районнарда юеш кар көтелә. Һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр.




Көндез көчле җил сакланачак, секундына 17 метрга кадәр җитәчәк. Термометр баганасы +8 градуска кадәр күтәрелә.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар