Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда буран көтелә һәм минус бер градуска кадәр җылыта

Татарстанда буран һәм һава температурасының җылынуы көтелә.Иртәгә, 18 гыйнварда, төньяк-көнбатыш циклон аркасында Татарстанда җылыта һәм һава торышы бозыла. Бу хакта Татарстан Республикасының гидромет...

Татарстанда буран һәм һава температурасының җылынуы көтелә.
Иртәгә, 18 гыйнварда, төньяк-көнбатыш циклон аркасында Татарстанда җылыта һәм һава торышы бозыла. Бу хакта Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирәлекне күзәтү үзәге хәбәр итә.
Республикада төнлә аязучан болытлы һава булачак. Төнлә урыны белән аз гына кар булуы ихтимал. Көндез республиканың барлык территориясендә кар явуы фаразлана. Аерым районнарда, шул исәптән Казанда да буран булачак, күз күреме бер-ике километр.
Көньяктан искән җилнең тизлеге вакыт-вакыт секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Юлларда бозлавык, дип кисәтә синоптиклар.
Төнге сәгатьләрдә Татарстанда һава температурасы -6 градустан алып, - 11 градусны тәшкил итә. Көндез исә һава температурасы -1, -6 градуска кадәр җылыначак. Казанда төнлә -6, -8 градус, көндез -1, -3 градус көтелә, ди метеорологлар.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/17-01-2022/tatarstanda-buran-k-tel-m-minus-ber-graduska-kad-r-ylyta-5847396

Комментарийлар