Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр ми...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген төнлә һәм иртәгә көндез республикада һава торышы начарлану көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан территориясендә буран, көньяк-көнбатыштан исүче көчле җил тизлеге секундына 15 метрга кадәр һәм юлларда бозлавык булырга мөмкин.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына шуны искәртә: буран вакытында таймый торган аяк киеме кияргә, урамда акрын һәм сак йөрү кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләргә резин очлы махсус таяк кулланырга киңәш итәләр. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары һәм навигатор алу хәерле.
Буран һәм бозлавык хәрәкәттә катнашучыларның барысы өчен дә җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә куркынычсыз тизлек сайларга һәм полосалар буйлап күчеп йөрмәскә, кисәк тормозламаска, шәһәрдән читкә чыкмый торырыга кирәк.

Комментарийлар