Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда буран һәм кар явуы көтелә

Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, кар явачак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.Синоптиклар мәгълүматлары...

Иртәгә Татарстан территориясендә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән яңгыр, кар явачак, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанның кайбер районнарында буран булырга мөмкин.
Көндез явым-төшем күзәтелми, урыны белән секундына 15-17 метрга кадәр көчле җил фаразлана.
Төнлә һава температурасы -7дән алып -2 градуска кадәр була, көндез термометр баганалары 4-0 градус тирәсендә торачак.
Кайбер урыннарда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/09-11-2021/tatarstanda-buran-m-kar-yavuy-k-tel-5842782

Комментарийлар