Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 6 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә.Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндезге сәгать...
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 6 июньдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итә.
![yahooeu_ru_23](http://maydan.tatar/wp-content/uploads/2016/06/yahooeu_ru_23.jpg)
Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндезге сәгатьләрдә яшен булу ихтималы бар. Яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга җитә. Көндез республика районнарында һәм аның башкаласында да көчле яңгыр явачак.
Көндезге һава температурасы Татарстанда – 18-23, Казанда – 22 градус җылы булачак.
Комментарийлар