Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бу елның өч аенда 69 кешедә тычкан бизгәге авыруы табылган

Агымдагы елның өч аенда 69 татарстанлыга “бөер синдромлы геморрагик бизгәк” диагнозы куелган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары...

Агымдагы елның өч аенда 69 татарстанлыга “бөер синдромлы геморрагик бизгәк” диагнозы куелган. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.
Татарстанда бу елның өч аенда 69 кешедә тычкан бизгәге авыруы табылган
“РФда кимерүчеләр таратучы аеруча актуаль авыру булып “бөер синдромлы геморрагик лихорадка” (ГЛПС) тора. Авыру очраклары ел әйләнәсе теркәлә, әмма пик яз-җәй-көз айларына туры килә. Агымдагы елның өч аенда авыруның 69 очрагы билгеле. Бу – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 26 процентка кимрәк”, - диде урынбасар.
Любовь Авдонина сүзләренчә, соңгы ун елда авыруның иң түбән күрсәткече 2013 елда теркәлгән. Иң югарысы исә - 2014 елда. Узган ел авыру белән 512 кеше очрашкан. Бу – уртача күпьеллык күрсәткечләрдән 24 процентка түбәнрәк. Казанда узган ел авыруның 150 очрагы теркәлгән. Бу - 1,75 процентка югарырак.
“Тычкан бизгәге” узган ел республиканың 42 районында табылды. 17 районда бу - республика күрсәткеченнән югарырак. Җиде территориядә исә күрсәткеч ике тапкырга югарырак. Болар: Баулы, Саба, Лениногрск, Чирмешән, Балтач, Мамадыш районнары”, - диде Любовь Авдонина.
Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185073/

Комментарийлар