Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы башланды

Бүген Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы башланды, ул 22 майга кадәр дәвам итәчәк.Хәзергә Татарстанда үзәк, республика һәм район вакытлы матбугатына икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе дәвам итә."Р...

Бүген Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы башланды, ул 22 майга кадәр дәвам итәчәк.
Хәзергә Татарстанда үзәк, республика һәм район вакытлы матбугатына икенче яртыеллыкка язылу кампаниясе дәвам итә.
"Россия почтасы" ФДУП язылу институтын саклау өчен түбәндәге ташламаларны тәкъдим итә: федераль басмаларга - 5 процент күләмендә һәм республика белән район басмаларына 10 процент күләмендә; Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм катнашучыларына, I һәм II төркем инвалидларга клиентлардан язылуга заказ кабул итү һәм газета, журналларны китерү хезмәте бәясеннән 20 процент күләмендә. Моннан тыш, күзе күрмәүчеләр яки начар күрүчеләр өчен чыга торган махсус басмаларга 100 процент күләмендә ташлама бирелә.
РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы раслаган социаль әһәмиятле басмаларга икенче тапкыр 15 процент күләмендә өстәмә ташлама тәкъдим ителә. Ташламалар Әбүнәчеләр көне вакытында гына түгел, ә бөтен язылу кампаниясе барышында дәвам итәчәк. 103 республика һәм район басмалары социаль әһәмияткә ия басмалар исемлегенә кертелгән, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
реклама майдан

"Мәйдан" журналын укучы хөрмәтле дусларыбыз!


Сез быел да безнең белән бергә булырсыз, журналыбызга язылырсыз, яңа укучыларыбыз артыр дип өметләнәбез. Алдагы саннар өчен без бик күп кызыклы язмалар, әсәрләр әзерлибез. Сездән дә хатлар, тәкъдимнәр көтеп калабыз.
Журналыбыз 160 битлек, үзе бер китап сыман булып айга 1 тапкыр чыга. Язмалары өлкәннәрне дә, урта буын һәм яшьләрне дә кызыксындырырлык. Ә нәниләребез өчен "Мәйданчык" исемле төсле рәсемнәр белән бизәлгән кушымтабыз да бар. Бәясе басма матбугат чаралары арасында чагыштырмача очсызрак – ярты елга нибары 389 сум!
Безнең индекс - П2356. Почта бүлекләренә ашыгыгыз. Шулай ук Татарстан дәүләт хезмәте электрон порталында (https://uslugi.tatarstan.ru/)«Подписка» дигән сәхифә аша да язылырга мөмкин.
Чаллыдагы оешмаларны исә журналга үзебез барып яздыру һәм журнал чыгуга китереп тапшыру мөмкинлеге бар.
 

Комментарийлар