Татарстанда битлек һәм перчатка киеп йөрүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә кертелде
Бүгенге көннән башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә битлек һәм перчатка киеп йөрү туктатылды.Алдарак «Татар-информ», республика Министрлар Кабинетының әлеге карарын ТР Премьер-минис...
Бүгенге көннән башлап Татарстанда җәмәгать урыннарында мәҗбүри рәвештә битлек һәм перчатка киеп йөрү туктатылды.
Алдарак «Татар-информ», республика Министрлар Кабинетының әлеге карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады дип язган иде.
Шулай итеп, Татарстан территориясендә җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида да, кибетләрдә һәм хезмәт күрсәтү урыннарында битлек һәм перчатка киеп йөрү мәҗбүри булып кала.
Татарстан буенча Роспотребнадзор Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, республикада Covid-19 коронавирусы таралу вазгыяте әкренләп яхшыра.
Комментарийлар