Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бисквитлы рулетлар эченә яшерелгән наркотиклар табылган (Видео)

Яшел Үзән районында полиция хезмәткәрләре эчендә наркотик яшерелгән бисквитлы рулетлар тапкан, дип хәбәр итә “Новости Зеленодольска” басмасы.Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәскәү – Уфа юлында ту...

Яшел Үзән районында полиция хезмәткәрләре эчендә наркотик яшерелгән бисквитлы рулетлар тапкан, дип хәбәр итә “Новости Зеленодольска” басмасы.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре Мәскәү – Уфа юлында туктаткан машинадагы 33 яшьлек пассажир пакетындагы кондитер эшләнмәләрен тикшергән. Анда рулетлар эчендә билгесез матдәле кечкенә пакетлар табылган. Экспертиза пакетларда синтетик, шулай ук үсемлек наркотиклар булуын ачыклаган.
Ачыкланганча, тоткарланучы иректән мәхрүм ителүчеләр утырган урыннан берничә ай элек кенә азат ителгән булган. Ир-ат Мәскәүдән Челябинскига юнәлгән булган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=zghtB5wAJI0[/embed]
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар