Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда берничә торак пункт су баскан килеш кала

Татарстанда берничә торак пункт һаман су эчендә утыра, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән. Апа...

Татарстанда берничә торак пункт һаман су эчендә утыра, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән.
 
Апас районында Чирү авылына илтә торган юлны су баскан.
Буа районында ике күпер су астында калган. Кыят торак пункты янында ташу суының биеклеге 210 сантиметр, Кильдураз авылы тирәсендә 275 сантиметр тәшкил итә. Ике күпердә дә хәрәкәт ябылган.
Кичә Кайбыч районы Борындык авылында 5 кеше коткарылган иде. Өч торак йортны һәм 27 бакча яны кишәрлеген су баскан.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?time_continue=2&v=p2-e8L5NVG0[/embed]

Комментарийлар