Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бәйрәм намазлары кайчан укылачак?

Татарстан Республикасында Изге Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк. Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлег...

Татарстан Республикасында Изге Рамазан ае 15 июньдә Ураза бәйрәме белән төгәлләнәчәк.
Җомга көненә туры килгән мөбәрәк бәйрәм республика мәчетләрендә таң атуга Коръән уку белән башланачак. Авыл җирлегендә бәйрәм намазы кояш чыгып 30 минут узгач укылачак, ә республика шәһәрләрендә гает-намазы иртәнге сәгать җидедә кылыначак. Мәчетләрдә имам вәгазьләре кояш чыгу белән башланып китәчәк. Башкалабыз Казанда Ураза гаете Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында Тукай урамында урнашкан Галиев мәчетендә үтәчәк. 6 сәг. 40 мин. мөфти Камил хәзрәт үзенең бәйрәм вәгазен башлап җибәрәчәк. Мөфти вәгазеннән соң сәгать 7.00дә мөселманнар гает намазын кылачак һәм алга таба (07.05 сәг.) хөтбә укылачак.  Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
 

Комментарийлар