Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда балалар товарларының сыйфаты мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды

Татарстанда 20 майдан 3 июньгә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәте х...

Татарстанда 20 майдан 3 июньгә кадәр балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар линия эшләячәк. Бу хакта ТР буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гражданнар тиешле темалар буенча үзләрен кызыксындырган сораулар бирә, шулай ук әлеге категориядәге товарлар һәм хезмәтләргә гамәлдәге норматив гигиена таләпләре хакында тулырак белә алачак.
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе белгечләре эш көннәрендә - 10.00-17.00, җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьләрдә 273-15-83 телефоны буенча шалтыратулар кабул итә. Төшке ял – 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр.
Моннан тыш, гражданнар тәүлекнең теләсә кайсы вакытында 8-8005554943 телефоны буенча Роспотребнадзорның Бердәм консультация үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.
Көн саен 9.00-17.00 сәгатьләрдә (бәйрәм һәм ял көннәреннән тыш) кулланучылар өчен (843) 221-90-16 телефоны буенча Консультация үзәгенең кайнар линиясе эшләячәк. Төшке ял – 12.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/21/186646/

Комментарийлар