Татарстанда балалар өчен татар телендә телеканал эшли башларга мөмкин
Татарстанда татар телендә балалар телеканалы ачылырга мөмкин, дип яза Азатлык радиосы сайты.Бу хакта Казан Кирмәнендә Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендә республикада...
Татарстанда татар телендә балалар телеканалы ачылырга мөмкин, дип яза Азатлык радиосы сайты.
Бу хакта Казан Кирмәнендә Татарстан президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров җитәкчелегендә республикада татар телен үстерүгә багышлаган утырышта белдергәннәр.
"Яшь ТНВ" каналының балалар һәм яшьләр берләшмәсе җитәкчесе Рәмилә Сәхәбетдинова белдерүенчә, телеканал 24 сәгать дәвамында татарча гына сөйләячәк. "Үз тапшыруларыбыз да була, ләкин күбрәк татар теленә тәрҗемә ителгән мультфильмнар, тапшырулар планлаштырыла. Төп басым татар телен өйрәтүгә юнәлтеләчәк. Үзебез әзерләгән "Бергәләп өйрәник" тапшыруы көн саен чыгачак", ди Рәмилә Сәхәбетдинова. Монан тыш белем бирү, тарихка багышланган тапшырулар да күрсәтеләчәк, әлеге вакытта "Яшь ТНВ"да чыгып килүче грантлар исәбенә төшерелгән тапшырулар да керер дип көтелә. "Яшь ТНВ" җитәкчесе сүзләренчә, телеканалның концепциясе Татарстан мәгариф министрлыгы, Казан федераль университет, Мәгарифне үстерү институты белән берлектә эшләнә. Язучылар берлеге белән дә сөйләшүләр алып барыла.
Телеканалның кайчан эшли башлаячагы әлегә билгеле түгел.
Сентябрь аенда уздырылган матбугат очрашуында Данил Гыйниятов"“Бүгенге көндә "Яшь ТНВ" язмышы хәл ителә. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, аның каршында эшләүче иҗтимагый шура бу хакта фикерләшә, аларның утырышлары уза. "Яшь ТНВ"ның аерым канал итеп эшләү тәкъдимен Татарстан президенты хупласа, бюджеты расланса, канал булачак", дип белдергән.
Башкортстанда "Тамыр" балалар телеканалы эшләп килә. Кырымтатар балаларының "Лалә" телеканалы бар.

Комментарийлар