Татарстанда балалар батып үлү очраклары күбәя
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 июнь көнне Татарстанда өч баланың суга батып үлүе теркәлгән.22 июньдә 03:22 сәгатьтә Мөслим районы Мөслим авылында...
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 июнь көнне Татарстанда өч баланың суга батып үлүе теркәлгән.

22 июньдә 03:22 сәгатьтә Мөслим районы Мөслим авылында Ык елгасында волонтерлар судан 1999 елгы яшь егетнең үле гәүдәсен чыгарган. Ул 19 июнь көнне юкка чыккан була. Фаҗиганең сәбәбе ачыклана.
Кичә 14:00 сәгатьтә Баулы районы Татар Кандызы авылындагы буадан 2001 елгы яшь егетнең үле гәүдәсе чыгарыла. Фаҗиганең сәбәбе – җиһазландырылмаган урында су коену.
Мамадыш районы Зур Шия авылы янындагы буада батып үлгән малайга 2010 елгы гына булган. Ул 16:30 сәгатьтә баткан. Сәбәбе шулай ук – җиһазландырылмаган урында су коену, ди коткаручылар.
Комментарийлар