Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда бал кортлары кәрәз белән "Аллаһ" сүзен язган

Бу хәлне беренче булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча укытучы Тимур Ибраһимов күреп алган.Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылындагы ум...

Бу хәлне беренче булып Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә умартачылык буенча укытучы Тимур Ибраһимов күреп алган.
1467188785_DSC_0721
Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылындагы умарталыкларны тикшереп йөргән вакытта ул кәрәз ясап төшерелгән әлеге хәлне күреп ала. Гарәп бизәкләре белән анда "Аллаһ" дип язылган була.
Рамазан аеның соңгы ункөнлегенә туры килгән әлеге хәлне умартачы Аллаһы Тәгаләдән җибәрелгән билге буларак кабул итә. Аның сүзләренчә, мөселманнар мондый төрдәге могҗизаларда ахырзаман билгеләрен күрә, имеш.
Әлеге кәрәзле рамны мәдрәсә музеена урнаштырмакчылар.
 
Чыганак: http://intertat.ru/tt

Комментарийлар