
Татарстанның Тәтеш районында мәктәп автобусы кар көртендә батып калган. Чыга алмаслыгын һәм балаларга өшү куркынычы янаганын аңлап, автобус йөртүчесе коткаручыларны чакырырга мәҗбүр булган.
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр 1 нче номерлы коткару отряды шунда ук килеп җитеп, ярдәм иткән һәм укучыларны авылга хәтле озатып куйган.
Комментарийлар