Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда автобус белән җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән

Татарстанның Бөгелмә районында автобус һәм җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә. Фото: социал...

Татарстанның Бөгелмә районында автобус һәм җиңел машина бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.
60-51 Фото: социаль челтәрләр
Ачыкланганча, ун пассажиры булган “Уфа – Казан” рейс автобусы каршы як полосага чыгып, “Джили” җиңел машинасына килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән.
Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәбе - автобус тормозы ватылу.
 
http://tatar-inform.tatar

Комментарийлар