Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда авария хәлендәге торакларда яшәүчеләрне фатир өчен түләүдән азат итәләр

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча ТР Дәүләт советы комитеты тарафыннан РФ Торак Кодексына төзәтмәләр кертү турындагы канун проекты хуплау тапты. Аның буенча авария хәлендәге йортның милекч...

Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча ТР Дәүләт советы комитеты тарафыннан РФ Торак Кодексына төзәтмәләр кертү турындагы канун проекты хуплау тапты. Аның буенча авария хәлендәге йортның милекчесенә  анда яшәүчеләрне фатир өчен түләтү тыела. 
- Фатирда торучылар барлык түләүләрне башкара, ә милекче акчаларны ала, ләкин капиталь ремонт ясамый, шул рәвешле торак бина авария хәленә килә һәм яшәү өчен яраксыз дип табыла, - дип белдерде комитет рәисе урынбасары Камил Садриев. - Ә хәзер әлеге канун буенча фатирда яшәүче түләмәскә хокуклы.
Проект авторлары фикеренчә, әлеге канун нәтиҗәсендә милекчедә торак бинаны тиешле дәрәҗәдә карауга һәм хезмәт күрсәтүгә, әгәр торак йорт авария хәлендә дип табылган икән инде, тиз арада яшәүчеләрне аннан күчерүгә  кызыксыну туарга мөмкин.
- Чөнки милекче акча гына алып ятып берни дә эшләмәсә, аңа яхшы. Ә яңа канун буенча ул акча ала алмаячак, - ди комитет рәисе Марат Галеев.
 
Чыганак: https://kazanfirst.ru

Комментарийлар