
"Ерак планнарда атом станциясе бар. Аның төзелеше федераль программаларга да кертелгән, – дигән ул. – Хәзерге вакытта бу идея уңаеннан РФ Энергетика министрлыгында фикер алышына".
2013 елның ноябрендә Россия Министрлар Кабинеты Россия Федерациясенең энергетика өлкәсендә 2030 елга кадәрге территориаль планлаштыру схемасын бастырып чыгарган иде. Анда тугыз АЭС төзелеше яисә эшчәнлеген киңәйтү хакында да әйтелгән иде. Шул исәптән схемада Татарстанда – Түбән Кама районының Кама Аланы торак пункты янында АЭС төзелешен кабат торгызып җибәрү хакында да әйтелә.
Комментарийлар