Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна ахырында һава торышы бозыла

Республиканың гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 30 октябрьдә һәм киләсе атна башында һава торышы бозыла.30 октябрь көнне бераз кар явачак. Температура төнлә 1-6 градус салкын, ә көндез 3 градус җы...

Республиканың гидрометеорология үзәге фаразлавынча, 30 октябрьдә һәм киләсе атна башында һава торышы бозыла.
wr-720.sh-18 (1)
30 октябрь көнне бераз кар явачак. Температура төнлә 1-6 градус салкын, ә көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын булачак.
31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә синоптиклар фаразы буенча һава торышы бозыла. 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк күз күреме белән кар һәм буран көтелә, җил секундына 15 метрга кадәр.
Һава температурасы бу көннәрдә 1-6 градус салкын, көндез 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак. Юлларда урыны белән бозлавык булуы ихтимал. Сак булыгыз!

Комментарийлар