Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна ахырына кадәр эссе һава торышы көтелми

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, Татарстанда атна ахырына кадәр көннәр җылы торачак, әмма эссе булмаячак.25 майда республика территориясендә һава шарт...

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразыннан күренгәнчә, Татарстанда атна ахырына кадәр көннәр җылы торачак, әмма эссе булмаячак.
25 майда республика территориясендә һава шартлары әллә ни үзгәрми. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшен булуы, кайбер районнарда боз явуы, җилнең көчәюе көтелә.
Чәршәмбе, 26 майда, төнлә республиканың көнчыгышында яңгыр яварга мөмкин. Көндез Татарстандагы һава торышын төньяк антициклон билгеләячәк. Явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +7, +12, көндезге сәгатьләрдә +18, +23 градус тәшкил итәчәк.
Пәнҗешәмбе һәм җомгада, 27 һәм 28 майда, республикада антициклон йогынтысында коры һава торышы сакланачак. Төнге сәгатьләрдә температура +6, +13 градус тәшкил итсә, көндез исә +19, +26 градуска кадәр күтәреләчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, шимбә көнне, 29 майда, чираттагы атмосфера фронты үзе белән кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк, яшен булуы да ихтимал. Төнлә һава температурасы +8, +13, көндезге сәгатьләрдә +22, +27 градус тәшкил итәчәк.
«Республиканың көнчыгыш районнарында нәтиҗәле явым-төшем булмау аркасында 25 майдан 31 майга кадәрге чорда урманнарда янгын чыгу куркынычы (5нче класс) саклана», - дип кисәтә синоптиклар.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/25-05-2021/tatarstanda-atna-ahyryna-kad-r-esse-ava-toryshy-k-telmi-5824470

Комментарийлар