Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда атна ахырына җылытачак

Татарстанда чәршәмбедән башлап һава торышы үзгәрә - температура бераз артачак. Термометр баганалары 7 градустан түбән төшмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе к...

Татарстанда чәршәмбедән башлап һава торышы үзгәрә - температура бераз артачак. Термометр баганалары 7 градустан түбән төшмәячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә республика территориясендә кар явачак һәм талгын җил көтелә. Төнлә һава температурасы -11дән -6 градуска кадәр, көндез һава -7...-2 градуска кадәр җылыначак. 16 декабрьдә төнлә -7дән -2 градуска кадәр, көндез -5тән 0 градуска кадәр.
Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 17 һәм 18 декабрьдә Татарстанда салкыннар көтелә.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/14-12-2021/tatarstanda-atna-ahyryna-ylytachak

Комментарийлар