Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда ашлык складына ут төрткәннәр

Склад белән 82 тоннага якын борчак, 15 тонна чамасы ашлык янып юкка чыккан. Фото: видеодан скриншотТүбән Кама районында Туба авылында ашлык склады янган. Янгын турында хәбәр төн урталарында килгән. Б...

Склад белән 82 тоннага якын борчак, 15 тонна чамасы ашлык янып юкка чыккан.
34c3f79d1cb972073341c3a81a69b9a4 Фото: видеодан скриншот
Түбән Кама районында Туба авылында ашлык склады янган. Янгын турында хәбәр төн урталарында килгән. Бу турыда НТР телеканалы хәбәр итте.
Янгын 720 квадрат метр мәйданны биләп алган. Ашлык һәм борчак саклана торган складны уттан коткара алмаганнар. Ул тулысынча янып беткән.
Якынча мәгълүматлар буенча, 1 миллион сумлык зыян килгән. 82 тоннага якын борчак, 15 тонна чамасы ашлык янып юкка чыккан. Склад иминиятләштерелмәгән булган.
Янгын ут төрткәнгә килеп чыккан дигән фараз бар, диелгән әлеге хәбәрдә.
 
 
https://intertat.tatar/

Комментарийлар