Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана
Бүген Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.Республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Кайбер урыннарда, Казанны да керте...
Бүген Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республика территориясендә урыны белән томан төшәчәк. Кайбер урыннарда, Казанны да кертеп, көчле бозлавык барлыкка килә, дип кисәтә синоптиклар.
Шул ук вакытта явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы 0дән +3 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Комментарийлар