Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Татарстанда 2019 елда Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар.Бу хакта Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры, тарих фәннәре докторы, профессор Рафаэль Вәлиев "Тат...

Татарстанда 2019 елда Алтын Урданың 750 еллыгын билгеләп үтәргә җыеналар.



Бу хакта Казан дәүләт мәдәният институтының фәнни эшләр буенча проректоры, тарих фәннәре докторы, профессор Рафаэль Вәлиев "Татар-информ"га биргән интервьюсында хәбәр иткән. Тантаналар кысасында Казанда халыкара конференция узачак. Анда Казакъстан, Азәрбайҗан, Кыргызстан, Швеция, Норвегия һәм Италия тарихчылары чакырылган. Хәзерге вакытта Казан федераль университеты һәм Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты конференциягә әзерлек эшләре белән шөгыльләнә.

 

Комментарийлар