Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда алиментлар буенча әҗәтләре булган 13 меңгә якын кеше чит илгә чыга алмый

Татарстанда алимент түләмәүче 12,8 меңгә якын кешенең чит илгә чыгу хокукы чикләнгән. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте."Бүгенге көндә а...

Татарстанда алимент түләмәүче 12,8 меңгә якын кешенең чит илгә чыгу хокукы чикләнгән. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Хөкүмәт йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.


0003


"Бүгенге көндә алимент түләмәүче 12 мең 793 кешенең чит илгә чыгу хокукы чикләнгән", - диде Галимова һәм бурычлары җыелган 2,5 меңнән артык кешенең транспорт белән идарә итү хокукы чикләнүен дә искәртте.
Бүген 20 меңгә якын татарстанлының алимент буенча әҗәтләре бар, диде Казан Кремленең рәсми вәкиле.
Август аенда Татарстанда алимент түләттерү буенча ведомствоара эшче төркем оештырылды. Ул чагында алимент буенча бурычларның гомуми күләме 3 миллиард сумнан артып китүе хакында хәбәр ителгән иде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та алимент түләмәүчеләрне кискен тәнкыйть утына тотты.


Фото: архив/Илнар Тухбатов



 Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/27/177883/



Комментарийлар