Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда алимент түләмәүченең гомуми портретын билгеләгәннәр

Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстанда алиментлар түләү-түләмәү...

Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткән брифингта журналистларга хәбәр иткәнчә, Татарстанда алиментлар түләү-түләмәү мәсьәләсендә иң еш бурычлылар булып 30-42 яшьлек ир-атлар тора.
Татарстанда алимент түләмәүченең гомуми портретын билгеләгәннәр
“Классик” алимент түләмәүче, кагыйдә буларак, 30-42 яшьлек ир-ат. Республикада андый – алимент түләмәүче – 11 меңнән артык кеше бар. Алимент түләүләрен түләтү турында башкарма производстволарның күп өлеше әлеге категориягә карата кузгатылган”, - диелә хәбәрдә.
Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе алимент түләмәүчеләр, кагыйдә буларак, асоциаль яшәү рәвеше алып баручы затлар булуын билгеләп үтә.
Алимент түләмәүче хатын-кызларга карата 2,5 мең башкарма производство кузгатылган. Алар арасында шулай ук 30-42 яшьлекләр өстенлек итә.
Бүгенге көндә 20 мең татарстанлының алимент буенча бурычлары бар.
Фото: архив татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/13/191511/

Комментарийлар