Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 93 яшьлек әби үз өендә янып үлгән

Татарстанның Кама Тамагы районында 93 яшьлек әби үз өендә янып үлгән.Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итте...

Татарстанның Кама Тамагы районында 93 яшьлек әби үз өендә янып үлгән.



Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Тәмте авылында зур булмаган шәхси йортта янгын чыгуы турындагы хәбәр 112 бердәм номерына кичә 15.26 сәгатьтә килгән», - дип хәбәр иттеләр агентлыкка ведомствоның матбугат хезмәтеннән.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә өйнең түбәсен, верандасын һәм арткы өлешен ялкын телләре тулысынча ялмап алган була инде.
Ут белән көрәшүчеләрне каршы алган күршеләр өй эчендә кеше булырга мөмкин икәнлеген әйтә.
Янгынны сүндергәч, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре өй эчен җентекләп тикшергән. Нәтиҗәдә, верандада 93 яшьлек карчыкның мәетен табып алганнар.
Фаҗига электр җиһазыннан файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан дип фаразлана.
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/20/175544/

Комментарийлар