Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 9 нчы сыйныф укучылары төп дәүләт имтиханы тапшыра башлый

Бүген Татарстанның 9 нчы сыйныфлары төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) уза башлый. Алар химия, информатика, җәмгыять белеме, әдәбият буенча имтихан тапшыра.ТР Мәга...

Бүген Татарстанның 9 нчы сыйныфлары төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) рәвешендә дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) уза башлый. Алар химия, информатика, җәмгыять белеме, әдәбият буенча имтихан тапшыра.
1306725244_ruskiy
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, республикада 9нчыларның 4911е химиядән, 6999ы информатикадан, 16515е җәмгыять белеменнән, 447се әдәбияттан имтихан тапшырырга булган, ягъни шул фәннәрне сайлап алган.
Татарстанда быел төп дәүләт имтиханын тапшыруга 35 меңләп укучы язылган. Быел алар төп дәүләт имтиханы, рус теле һәм математика кебек, сайлап алу хокукы белән мәҗбүри тагын ике имтихан тапшырырга тиеш була. Шунысы бар: 9 нчы классларда имтиханнарның гомуми саны 4тән артмаска тиеш.
 
 
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru

Комментарийлар