Татарстанда 9 градус салкын һәм бераз кар көтелә
Шимбә көнне Татарстан территориясендә болытлы һава көтелә, көндез аязучан болыт.Урыны белән бераз кар явачак, уртача тизлектә җил һәм бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге...
Шимбә көнне Татарстан территориясендә болытлы һава көтелә, көндез аязучан болыт.
Урыны белән бераз кар явачак, уртача тизлектә җил һәм бозлавык булуы ихтимал. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар әйтүенчә, төнлә һава температурасы -4тән алып -9 градуска кадәр, ә көндез термометр баганалары -2 градустан -7 градуска кадәр төшә.
Гомумән алганда, якындагы 10 көндә температура нормадан 7-8 градуска артыграк булачак. Норма буенча ул Татарстанда — 12,2 градус салкын, Казанда исә -11,5 градус булырга тиеш.

Комментарийлар