Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 5 елга исәпләнгән «Безнең ишегалды» программасы 3 елда гамәлгә ашырылачак

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышында ишегалды территорияләрен тәртипкә китерү эшләрен өч елда (элек ул биш елга сузыла иде) башкарырга кирәк. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы...



Татарстанда «Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру барышында ишегалды территорияләрен тәртипкә китерү эшләрен өч елда (элек ул биш елга сузыла иде) башкарырга кирәк. ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин Чаллыда узган зона киңәшмәсендә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
032


Өч ел эчендә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә бөтен ишегалларын да норматив хәлгә китерү күздә тотыла. «Бу 10 меңгә якын ишегалды дигән сүз. Соңгы биш елда без юл фонды кысаларында мондый программаны гамәлгә ашырдык һәм республикадагы 3,5 меңнән артык ишегалдын тәртипкә китердек. Саннарны чагыштырсак, өч ел эчендә безгә элек биш елга сузылган эшләрне башкарырга кирәклеге аңлашыла», - ди министр.


Программа буенча ишегалды территорияләре норматив хәлгә китереләчәк. Аерым алганда, асфальт җәю, тротуарлар, балалар мәйданчыклары ясау, яктырту һ.б. эшләр планлаштырылган.


«Безнең ишегалды» программасы 2020-2022 елларда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ, Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыклары тарафыннан гамәлгә ашырылачак. Аның инициаторы — Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
 
Фото: Татар-информ

Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар