
Самара-Ижевски маршруты буенча баручы автобус аву нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күргән. 5сенең хәле уртача авырлыкта, ә 57 яшьлек хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре алган, алар хастаханәләргә озатылган. Калган 23 кеше Самара – Пермь автобусы белән юлларын тиешле пунктка кадәр дәвам иткән.
Комментарийлар