Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 26 градуска кадәр җылы булачак

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы һава торышы көтелүен хәбәр итте.14 майда республикада алмашынучан...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте алдагы көннәрдә республика территориясендә җылы һава торышы көтелүен хәбәр итте.
14 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Явым-төшем көтелми. Йомшак җил исәчәк.
Минималь температура төнлә +4..+9 градус, көндез +20..+25 градус җылы булачак.
15 майда шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем юк. Көндез урыны белән бераз яңгыр фаразлана. Җил көнбатыштан, уртача тизлектә булачак.
Төнлә һава температурасы +6..+11 градус, көндез максималь температура +21..+26 градуска кадәр булачак, дип фаразлый синоптиклар.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар