Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 2019 ел башыннан егерме авыл хуҗалыгы кооперативы төзелде

Татарстанда 2019 елның беренче кварталында егерме авыл хуҗалыгы кооперативы төзелде. Бу хакта 29 апрель көнне Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азы...

Татарстанда 2019 елның беренче кварталында егерме авыл хуҗалыгы кооперативы төзелде. Бу хакта 29 апрель көнне Татарстан Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кече хуҗалыкларны үстерү бүлеге башлыгы Александр Молокин хәбәр итте.
Татарстанда 2019 ел башыннан егерме авыл хуҗалыгы кооперативы төзелде<br>
Республикада барлыгы 260 авыл хуҗалыгы кооперативы эшли, дип сөйләде спикер. «2018 елда 64 кооператив, ә агымдагы елның беренче кварталында 20 кооператив төзелде. Төп максат - продукцияне сату өлкәсендә нәтиҗәле эшләү», - дип өстәде ул.
Молокин сүзләренә караганда, республиканың дүрт районында күчмә утырышлар узган. Аларда авыл җирлекләре башлыклары артык продукцияне сату кыенлыклары һәм сатып алу бәяләре түбән булу уңаеннан борчылу белдергән. «Шул ук вакытта җирлек башлыкларының күбесе тиешле шартлар тудырганда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүне арттыру мөмкинлекләре барлыгын җиткерә. Министрлык иң күп резервларны авыл хуҗалыгы кооперацияләре үсешендә күрә», - дип билгеләп үтте ул.

2015 елдан 33 кооператив грантлар алды, ә узган елдан башлап республика бюджетыннан яңа эш башлаучы кооперативларга грантлар бирелә башлады, диде спикер. «Аларны 2018 елда 11 кооператив алды», – диде ул.
«2024 елга кадәр «Фермерларга ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыруга зур өметләр баглыйбыз. Анда төп басым нәкъ менә кооперацияне үстерүгә ясала. Илкүләм проект составына фермерларга грант ярдәме керә, агростартаплар дип атала.
Биредә ике төр ярдәм - 3 млн һәм 4 млн сум карала. Шулай ук кооперативларны үстерүгә 30 млн сумга кадәр субсидияләр бирү, терлекләр һәм техника сатып алуга чыгымнарның 50 процентына кадәр өлешен каплау каралган», - дип нәтиҗә ясады Молокин.
Фото: gossov.tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/29/185467/

Комментарийлар