Татарстанда 2000 йомыркадан торган тәбә пешерәчәкләр
Татарстанлыларны чиксез зур йомырка тәбәсе белән сыйларга җыеналар. Аны пешерү өчен А. Н. Туполевисемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының реактив двигательләр кафедрасында 100 кил...
Татарстанлыларны чиксез зур йомырка тәбәсе белән сыйларга җыеналар.
Аны пешерү өчен А. Н. Туполевисемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының реактив двигательләр кафедрасында 100 килограммлы таба ясадылар.
25 июньдә Питрәчтә үтәчәк «Скорлупино» фестивалендә 2 мең йомырка әзерләячәкләр. Шулай ук йомыркалардан пирамидалар төзергә, алар белән боулинг уйнарга җыеналар һәм йомырка ыргыту буенча чемпионат узачак. Соңыннан йомыркалардан зур тәбә пешереп, барлык кунакларны сыйлаячаклар.
Фестиваль сәг. 14.00 дә башлана. Керү бушлай.
Бу көнне Казаннан Питрәчкә бушлай автобуслар йөриячәк: сәг. 13.00 дә Көнчыгыш вокзалыннан (Аграрная, 8) кузгала, кирегә - сәг. 18.00 дә.
Комментарийлар