Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда -20 градуска кадәр суыта

Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстанда салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта, температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү и...

Иртәгә, 13 декабрьдә, Татарстанда салкынча, коры һәм аяз һава торышы сакланачак. Шул ук вакытта, температура фоны бераз күтәреләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте.
Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан, талгын. Юлларда янә бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.
Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә температураның терекөмеш баганасы -10..-15, түбән урыннарда -20 градуска кадәр (Казанда -17 градуска) төшәчәк. Көндез һава температурасы -6..-11 градус (Казанда -6..-8 градус) тәшкил итәчәк.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/incident/12-12-2021/tatarstanda-20-graduska-kad-r-suyta-5844995

Комментарийлар