Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстанда 18 градуска кадәр җылыта

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге алдагы өч көнгә республикада һава торышы турында мәгълүмат бирде.Бүген 9 апрельдә, аязучан-болытлы һава. Явым-төшем булмаячак. Җил төнь...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге алдагы өч көнгә республикада һава торышы турында мәгълүмат бирде.
Бүген 9 апрельдә, аязучан-болытлы һава. Явым-төшем булмаячак. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк. Төнлә температура -4...+1 градус булачак. Көндез температура +6...+11 градус булыр дип көтелә. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык саклана.
10 апрельдә алмашынучан-болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән бераз яңгыр, томан булыр дип фаразлана. Көндез явым-төшем көтелми. Җил иртән һәм көндез урыны белән 16 м/с тизлек белән исәчәк. Төнлә температура 0 дән +5 градуска кадәр булачак. Көндез һава +10...+15 градуска кадәр күтәреләчәк, көнбатыш районнарда +18 градус булыр дип фаразлана.
11 апрельдә алмашынучан-болытлы һава булачак. Иртән һәм көндез күпчелек районнарда бераз яңгыр явачак. Җил урыны белән 15 м/с ка кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +1...+5 градус булыр дип фаразлана. Көндез +3...+8 градус җылылык көтелә.
 
http://intertat.tatar

Комментарийлар